«Пушкин әкиятләре»: танып белү программасы (6+)

Бүген, 6 июнь көнне, бөтен дөньяда Рус теле көне, ә Россиядә Пушкин көне дә билгеләп үтелә. Александр Сергеевич Пушкин әсәрләре төрле яшьтәге, төрле диндәге, милләттәге кешеләрне берләштерә, дөньяның дистәләгән телләренә тәрҗемә ителә.  

Сказки Пушкина
IMG-20220606-WA0000
IMG-20220606-WA0001

Әлеге истәлекле вакыйганы бәйрәм итү кысаларында, 17 нче санлы китапханә мәктәп яны лагере балалары өчен «Пушкин әкиятләре» дигән танып белү программасы оештырды.
Алып баручы бу бәйрәмнең тарихы турында сөйләде, балалар бөек шагыйрьнең тормыш юлы белән танышты, мультфильм карады. Чара барышында укучылар балачактан таныш әсәрләрне искә төшерде һәм «Әкиятләр буенча сәяхәт» интерактив викторинасында катнашты, «Предметларны әкияткә кире кайтар» уенын уйнады, әсәр мотивлары буенча анаграмма һәм ребусларны чиште.

Программа азагында балалар «Пушкин әкиятләре утравы» дигән китап күргәзмәсе белән танышты, анда авторның әсәрләре тәкъдим ителде. Чара бик күңелле һәм бай эчтәлекле булды, ә күңелләренә хуш килгән барлык китапларны балалар өйләрендә уку өчен алды. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: